news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучыларын һәм студентларын "Экодулкын” форумында катнашырга чакыралар

Форум “Байтик" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында 31 майдан 1 июньгә кадәр була.

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Татарстан укучыларын һәм студентларын IV "Экодулкын” форумында катнашырга чакыралар. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яшьләр экообъектларының һәм студентлар җәмәгатьчелегенең иң актив вәкилләре, экологик мәсьәләләр өлкәсендә Татарстан Республикасы экспертлары яшьләрнең экологик оешмалары 31 майдан 1 июньгә кадәр узачак “Экодулкын" IV форумына җыела. Чара “Байтик" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында була.

Катнашучыларны белем бирү мәйданчыклары, тәҗрибә уртаклашу буенча түгәрәк өстәлләр, мәдәни-күңел ачу программасы һәм төрле конкурслар: фәнни - тикшеренү эшләре, социаль әһәмиятле проектлар һәм EcoSkills һөнәри осталык конкурслары көтә.

Форумга 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге катнашучылар чакырыла. Бирегә иҗтимагый оешмаларның һәм берләшмәләрнең җитәкчеләре, белгечләре, кураторлары, экологик тәрбия һәм табигать саклау чараларын оештыру өлкәсендә үз эшчәнлеген алып баручылар киләчәк. Моның өчен 17 майга кадәр онлайн-теркәлү узарга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100