news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучыларын химиядән Саркисов исемендәге төбәкара олимпиадага чакыралар

Бәйгедә 9,10,11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Татарстан укучыларын химиядән Саркисов исемендәге төбәкара олимпиадага чакыралар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 26 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан укучыларын химия буенча академик П.Д.Саркисов исемендәге төбәкара олимпиадада катнашырга чакыралар. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Олимпиадада 9,10,11 сыйныф укучылары катнаша ала. Җиңүчеләр һәм призерлар БДИның суммар баллына тәңгәл рәвештә 10 һәм 7 балл алалар.

Бәйгене Д.И. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты һәм И. М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты оештыра.

Олимпиада ике этапта уза: сайлап алу (online) һәм йомгаклау (көндезге). Сайлап алу этабы (Интернет-тур) 2019 елның 18 ноябреннән 2020 елның 10 гыйнварына кадәр үткәрелә һәм үз эченә химия буенча биремнәрне үтәүне ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100