news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучылары "Яшь фермер” Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

Югары Ослан районының Матюшино мәктәбе командасы "Инновацион проектлар" номинациясендә җиңү яулады.

Татарстан укучылары "Яшь фермер” Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
mon.tatarstan.ru

(Казан, 1 май, "Татар-информ"). Татарстанның Югары Ослан районының Матюшино мәктәбе командасы "Яшь фермер" VII Бөтенроссия интеллектуаль уенының йомгаклау этабына кадәр барып, "Инновацион проектлар" номинациясендә җиңү яулады. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия авыл яшьләре берлеге һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган уенның финалында Воронежда бөтен илдән кырык яшь аграрчылар командасы җыелды.

Уеннарны җиде ел үткәрү дәверендә 8 меңнән артык кеше катнашты. 2016 елда беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен, ә 2018 елда яшь белгечләр өчен номинация бирелде, диелгән бу хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100