news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан укучылары тарихи-хокукый турнирда катнаша

Ярышларда 18 команда көч сынашачак

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 17-19 ноябрьдә республика олимпиада үзәгендә III республика тарихи-хокукый турнир була. Анда Казан, Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Мамадыш, Лениногорск, Түбән Кама, Кукмара, Югары Ослан һәм Балтач районнарыннан сайлап алу турларыннан узган 18 команда катнашачак.

Турнир барышында 9-11 нче сыйныф укучылары тарих һәм хокук буенча тупланган белемнәрен тәҗрибәдә кулланырга өйрәнәчәк, фәнни эзләнүләрнең төп юнәлешләре белән танышачак, яңа фәнни-тикшеренү алымнарын үзләштерәчәк.

Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә, КФУның юридик факультеты дәүләт теориясе һәм тарихы һәм хокук кафедрасы белән берлектә, "Костер" республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында үткәрелә.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.                    

news_right_1
news_right_2
news_bot