news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан укучылары Түбән Новгородта хокук буенча бөтенроссия олимпиадасында катнаша

Татарстан командасы төбәк этабында җиңү яулаган 9-11 нчы сыйныф укучыларыннан туплана

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). Агымдагы елның 5-10 апрель көннәрендә Түбән Новгородта укучыларның хокук буенча бөтенроссия олимпиадасы уза. Анда Татарстан Республикасы буенча олимпиадада җиңү яулаган 9-11 сыйныф укучылары да катнашыр дип көтелә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайт хәбәрләренә караганда, Татарстан командасына Яр Чаллының 77 нче гимназиясе укучысы Скоморохова Каринаны, Арча районының Наласа урта мәктәбе укучысы Исмәгыйлева Римманы, Яр Чаллының 57 нче гимназиясе укучысы Айдар Галимҗановны, Түбән Кама муниципаль районының 24 нче лицей-интернаты укучысы Чагаев Равилне, Казанның 122 нче гимназиясе укучысы Гарипова Юлияне, Казанның 4 нче гимназия-интернаты укучысы Гайзатуллина Лилияне, Яр Чаллының 76 нчы гимназиясе укучысы Селиванова Дарьяны кертергә тәкъдим ителә.
Н.И.Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университетында узачак олимпиадада Россия Федерациясенең 63 субъектыннан 250 кеше катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot