news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан укучылары өстәл теннисы ярышларында уңышка иреште

Республиканың җыелма командасы Идел буе федераль округы укучылары спартакиадасында икенче урынны алды

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). 1–6 июньдә Саранскида Россиянең Идел буе федераль округы укучыларының өстәл теннисы буенча 5 еллык спартакиадасы узды. Ярышларда Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Пермь, Самара, Сарытау, Удмуртия, Ульяновски командалары, шулай ук Татарстан, Мордовия һәм Башкортстан республикалары теннисчылары катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы икенче урынны алды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте. Шәхси ярышларда Екатерина Осетрина шулай ук икенче урынны алды һәм спартакиаданың 1–9 августта Пензада үткәреләчәк Россия финалында Идел буе федераль округының кызлар командасында катнашу хокукына ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot