news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан укучылары Сочида экология буенча Бөтенроссия олимпиадасында 15 медаль яулады

Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына профильле юнәлешләргә имтихансыз керә алалар.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). Татарстан укучылары Сочида узган экология буенча Бөтенроссия олимпиадасында 15 медаль яулады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Олимпиада ярышларында Россиянең 71 регионыннан 230 мәктәп укучысы катнашты. Татарстанны республиканың төрле муниципаль берәмлекләреннән 25 укучы тәкъдим итте.

Ярыш 15 апрельдән 20 апрельгә кадәр Сочида узды.

Олимпиаданың ябылу тантанасында 17 җиңүче һәм 85 призер дипломнар белән бүләкләнде. Татарстан 15 бүләккә лаек булды, алар арасында икесе җиңүче.

Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына профильле юнәлешләргә имтихансыз керә алалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot