news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан укучылары “Сириус" үзәгенең әдәби программасында катнаша ала

«Поэзия» темасына дәресләрдә катнашу өчен 7-11 сыйныф укучылары чакырыла.

(Казан, 31 июль, "Татар-информ"). Декабрь аенда «Сириус» белем бирү үзәгенең «Әдәби иҗат» программасына теркәлү башланды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Смена 2019 елның 1-24 декабрендә узачак. Дәресләрнең темасы «Поэзия».

Анда катнашу өчен 7-11 сыйныф укучылары: рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар һәм конкурсларда җиңүчеләр, басылып чыккан иҗади эшләр авторлары (шигырьләр җыентыклары), шулай ук үзләрен танып-белү, тикшеренү, проект һәм иҗат эшчәнлегенең башка рәвешләрендә күрсәткән укучылар чакырыла.

Гаризалар 2019 елның 20 сентябренә кадәр кабул ителә, сайлап алу нәтиҗәләре 20 нче октябрьдә басылачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot