Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан укучылары робот техникасы буенча олимпиадага әзерләнә
Иннополиска килгән балалар робот техникасы, программалаштыру һәм конструкцияләү буенча үзләренең белем һәм күнекмәләрен ныгыта.
(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Иннополис Университетында робот техникасы буенча Республика профиль сменасы дәвам итә. Монда укучылар робот техникасы буенча олимпиадага әзерләнә, шулай ук робот техникасы, программалаштыру һәм конструкцияләү буенча үзләренең белем һәм күнекмәләрен ныгыта. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу сменага 2018 ел үткәрелгән Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика һәм йомгаклау этабында катнашучылар килде. Сменада Татарстан Республикасының 10 муниципаль районының белем бирү оешмаларыннан 9 яшьтән 18 яшькә кадәр булган 107 укучы катнаша, диелгән әлеге хәбәрдә.
Профиль сменасын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иннополис Университеты оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз