news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучылары Мәскәүгә Кремль чыршысына бара

Олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңүче, суга баткан кешеләрне коткаручы балалар башкалада Яңа ел чыршысын күрәчәк.

Татарстан укучылары Мәскәүгә Кремль чыршысына бара
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). 25 декабрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда узачак гомумроссия Яңа ел чыршысына Татарстаннан 105 бала барачак. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илнең төп чыршы бәйрәменә фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, кадетлар һәм башка актив балалар чакырылган. Шулай ук быел Кремль чыршысына суга баткан кешеләрне коткарган өчен бүләкләнгән балалар да киләчәк.

Балаларны «Кыш Бабайга хат» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша көтә, Яңа ел флипбук-студиясе ачылачак, ә Кремль сарае фойесында кызыклы уеннар, конкурслар һәм әкият персонажлары белән очрашу көтелә, дип хәбәр ителә чара сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100