Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан укучылары Мәскәүдә "Ачык инновацияләр" форумында катнаша
Яшьләр программасы кысаларында InnoKids балалар блогы оештырылган
(Казань, 15 октября, «Татар-информ»). "Ачык инновацияләр" форумының яшьләр программалары кысаларында InnoKids балалар блогында Казанның П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар өчен тирәнтен химия фәнен өйрәтүче лицей-интернаты укучылары үз эшләрен тәкъдим итте.
Форум 14-16 октябрьдә Мәскәүдә уза. Балалар блогында "Ш.У.СТР.И.К." инженер эшләре конкурсының төбәк сайлап алу туры, "КУМИР" яшьләр инновацияле проекты лауреатлары һәм төрле мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр катнаша.
Чара кысаларында яшь уйлап табучылар мастер-классларда катнаша. Аерым алганда, мастер-классларның берсендә алар принтерны вакытка сүткән, аннары аның өлешләреннән идея, тормышка ашыру һәм тәмамланганлык критерийлары буенча бәяләнгән проект эшләгән. Өч кешедән торган Татарстан командасы булачак Иннополис шәһәренең макетын төзегән. "Идея" технопаркы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, лекцияләр һәм мастер-класслардан тыш, укучылар Ломоносов исемендәге МДУның фәнни үзәгендә, Бауман исемендәге МДТУның роботлар театрында, Останкино телебашнясында һәм Дарвин музее каршындагы интерактив үзәгендә булачак.
Фотосурәт tpidea.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз