news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укучылары - информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре

Иннополиста 29нчы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасына йомгак ясалды.

(Казан, 1 апрель, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Кичә Татарстанда мәктәп укучыларының информатика буенча 29нчы Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Республикадан олимпиадада катнашкан укучыларның унысы да - призерлар рәтендә.

Исегезгә төшерәбез, 27 марттан Иннополиста олимпиаданың йомгаклау этабы узды. Анда Россиянең 50 төбәгеннән 7-11 сыйныфлардан 257 укучы катнашты.

Кичәге чара олимпиаданың йомгаклау этабы җиңүчеләрен бүләкләүдән башланды. Шул рәвешле 95 катнашучы, шул исәптән Татарстаннан 10 укучы, Дипломнарга лаек булды.

"Сезнең алда - ачышлар, казанышлар, уңышлар һәм омтылышлар тулы зур тормыш. Мин сезнең бу казанышларыгызга Иннополиста ирешүегезне телим, анда укырга, эшләргә һәм яшәргә барлык шартлар да тудырылган. Югары хезмәт хакы белән эш тәкъдимнәре дә күп. Килегез безгә", - дип мөрәҗәгать итте яшь программистларга Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, юкка гына информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасы Россиянең иң яшь шәһәрендә - Иннополиста уздырырлмый, чөнки ул да, информацион технологияләр тиз үскән кебек, көннән-көн үсә. "Иннополис үз тарихын әле яңа гына яза башлады, һәм сезнең дә анда үз сәхифәгезне калдырырга мөмкинлегегез бар", – диде ул катнашучыларга.

Дүрт катнашучы, шул исәптән олимпиада призеры, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 8 сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин, Россияне Европада информатикадан балалар арасында  узачак олимпиадада тәкъдим итәчәк. Бәйге 7-13 сентябрьдә София (Болгария) шәһәрендә оештырылачак.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев журналистлар белән әңгәмәдә Татарстанның федераль дәрәҗәдәге олимпиадаларда актив катнашуын билгеләп үтте. "Без  җиңүчеләр саны буенча,  Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң,  даими рәвештә өченче барабыз", - диде ул.

Сүз уңаеннан, Татарстанның яшь программистлары олимпиаданың халыкара этабына да керә ала әле. Ул июль-август айларында Иранда үтәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100