Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан укучылары икътисад буенча халыкара олимпидада призлы урыннар алды
Мәскәүдә узган олимпиадада Россия җыелмасы гомуми команда биремендә икенче урын алды.
(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан укучылары Мәскәүдә узган икътисад буенча халыкара олимпиадада "алтын" һәм "бронза" медальләр яулады. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Олимпидада Россия җыелмасы гомуми команда биремендә икенче урынга лаек булды. Беренче урында – Латвия командасы. Өченче урынны Казахстан һәм Бразилия укучылары яулады. Россия җыелмасы ике "алтын", өч "көмеш" һәм өч "бронза" медаль алды.
Чаллының 26 нчы гимназиясе укучылары Семен Табанаков һәм Александр Шиваров җыелма составында катнашып, "алтын" һәм "бронза" медаль алдылар. Алар мәктәп укучылары арасында бөтенроссия олимпиадасын йомгаклау этабында уңышлы чыгыш ясаганнар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз