Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан укучылары икътисад буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңде
Мәктәп укучыларының икътисад буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 20-26 апрельдә Свердловск өлкәсендә узачак.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда мәктәп укучыларының икътисад буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында 8 сыйныф укучылары арасында КФУның IT-лицее укучысы Данил Таһиров җиңү яулады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Олимпиада республиканың 17 районыннан 84 укучы катнашты. Төбәк этабында Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камадан 7 укучы җиңүче булды.
Казанның Вахитов районының 131 номерлы лицееның унберенче сыйныф укучылары Альберт Рябых, Сергей Новиков һәм Алия Зарипова, Мәскәү районының 2 номерлы лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы Артем Сафин, Түбән Кама шәһәренең 35 лицееның 11 сыйныф укучысы Таһир Хәсәнов һәм 24 лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы Самат Мәрданов, Чаллының 26 гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Александр Лукоянов җиңү яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз