news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан укучылары физика буенча Бөтенроссия олимпиадасында призер булды

Мәктәп олимпиадасының йомгаклау этабы 5–10 апрель көннәрендә Саранск шәһәрендә узды.

Татарстан укучылары физика буенча Бөтенроссия олимпиадасында призер булды
tatarstan.ru

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Татарстанның ике укучысы физика буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасында призер булды. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бөтенроссия мәктәп олипиадасында Яр Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 78 лицееның 9 сыйныф укучысы София Назарова һәм Казанның Вахитов районындагы 131 лицейның 9 сыйныф укучысы Ян Шнейдман призер булды, диелгән әлеге хәбәрдә. 

Олимпиаданың йомгаклау этабы 5–10 апрель көннәрендә Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә узды. Анда Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларыннан 14 укучы катнашкан. Олимпиада тәҗрибә һәм теоретик турларда узган.

news_right_1
news_right_2
news_bot