news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан укучылары – финанс базары буенча V Бөтенроссия Олимпиадасының икенче турында
Өлкән сыйныф укучылары өчен финанс базары буенча V Бөтенроссия Олимпиадасының оештыру комитеты беренче турга нәтиҗә ясады
Скопировать ссылку
(Казан, 4 февраль, “Татар–информ”). Өлкән сыйныф укучылары өчен финанс базары буенча V Бөтенроссия Олимпиадасының оештыру комитеты беренче турга нәтиҗә ясады.
Олимпиадага җибәрелгән эшләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча илнең 74 төбәгеннән 865 укучы икенче турга узды, шуларның 33 е – Татарстан вәкиле. Алар тест биремнәре буенча дөрес җаваплар өчен тиешле күләмдә балл җыйды. Икенче турга узган катнашучыларга читтән торып иҗади эссе язарга һәм аны 28 февральгә кадәр оештыру комитетына җибәрергә кирәк. Икенче турга март урталарында нәтиҗә ясалачак.
Ике турны да уңышлы узучылар финалга чыгачак һәм конкурсның соңгы сынауларын үтү өчен апрель ахырында Мәскәүгә чакырылачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Олимпиада Фонда базары һәм идарә институты, финанс базарлары буенча Федераль хезмәт тарафыннан РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Дәүләт клубы” Кадрлар резервы әзерләү фонды, Милли депозит үзәге, Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты ярдәмендә үткәрелә.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot