news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан укучылары Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасында 5 медаль яулады

Ярышка Россия Федерациясенең 54 төбәгеннән 500дән укучы килгән иде.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). Татарстан укучылары Инноплиста узган Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасында биш медаль яулады. Бу турыда Татарстан Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иннополис университетында 2019 елгы Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы тәмамланды. Анда 10 категория буенча медальләр өчен Россия Федерациясенең 54 төбәгеннән 500дән артык катнашучы көрәште. Татарстан укучылары биш медаль яулады: бер алтын, бер көмеш һәм өч бронза.

"Мобиль интеллектуаль робот техникасы системалары" категориясендә Казанның 102 нче гимназиясеннән Александр Архипочкин һәм Алисә Биксон җиңде.

news_right_1
news_right_2
news_bot