Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан укучылары Бөтенроссия геологлар олимпиадасыннан “бронза” алып кайтты
10 көн дәвамында Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә 7-11 сыйныф укучылары көч сынашты.
(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстанның мәктәп укучылары яшь геологларның XII Бөтенроссия ачык олимпиадасында өченче урын яулап, кичә Казанга кайтты. КФУның IT-лицее һәм Казанның 93нче гимназия укучылары танылган минералолог һәм кристаллограф Александр Ферсман хөрмәтенә аталган “Ферсман” командасы данын яклады.
- 10 көн дәвамында Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәрендә 7-11 сыйныф укучылары Россия, якын чит ил һәм Монголиядән 39 команда белән көч сынашты.
КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры урынбасары Андрей Терехин билгеләп үткәнчә, укучыларга җиңү яуларга университетның 2 нче курсы дәрәҗәсендәге тирәнтен белемнәре булышкан. “Картада геологик кисем ясау – университетта геологик белгечлекләр буенча 2 нче курста тулысынча өйрәнелә торган шактый катлаулы әйбер. Балалар моны үзләштерде”, - диде Андрей Терехин.

Казанның 93нче гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Элина Гайнуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә геология белән 12 яшьтән үк шөгыльләнә башлавын әйтте. “Мин КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институтына яшь геолог курсларына һәм лекцияләр тыңларга йөрдем”, - диде ул. Элинага 16 яшь һәм ул алга таба да геология өлкәсендә эшләргә планлаштыра.
“Миңа геология фәне бик кызыклы. Мин башка темалар белән дә шөгыльләнеп карадым, әмма геологиясез яши алмадым. Геология – бик романтик фән, аның үз атмосферасы. Геология белән кызыксынган кеше алга таба палеонтология, минералогия, инженерлык геологиясе, экогеология, криогеология һәм башка өлкәләрдә үзен сынап карый ала”, - дип уртаклашты Элина Гайнуллина.

Укучы сүзләренчә, иң көчле көндәшләр Пермь һәм Кемероводан булган. “Пермь һәм Кемеровоның геология мәктәпләре бик көчле. Пермьнең геология мәктәбе инде якынча 60 ел эшләп килә, ә кемероволылар турында исә Себер укучылары тумыштан көчле була диләр, чөнки Себер – геология җире”, - диде Элина.
Татарстан данын олимпиадада “Геобарс” командасы да яклады. Өченче урын яуларга аларга нибары бер балл гына җитмәгән.
“Безнең команда данын Татарстанның төрле төбәкләрендә туып үскән укучылар яклады. Алар барысы да бик көчле. 17 яше тулмаган балаларның шулкадәр укымышлы булуы мине таң калдыра. Алар минем яшьтәшләрем кебек. Безгә җиңү яуларга нибары бер балл гына җитмәде”, - диде “Геобарс” командасы җитәкчесе урынбасары Юлия Зозуля.

Бөтенроссия ярышларына балалар бер елга якын әзерләнгән, яшь геологларның VI республика ачык кыр олимпиадасында җиңү яулау алар өчен мөһим этап булган. Олимпиадачылар ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга җыенмый. Мәсәлән, КФУның IT-лицееның 11 нче сыйныф укучысы Александр Колущинский инде И.М.Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетының геология факультетына укырга кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз