news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан уку йортларында аноним шикаятьләр тартмасы пәйда булачак

Бу - республиканың Эчке эшләр министрлыгы идеясе

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Тиздән Татарстан уку йортларында балалар һәм ата-аналарның аноним шикаятьләре өчен тартмалар пәйда булачак. Бүген бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта министрлыкның Участок милициясе вәкилләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Лариса Осипова белдерде.
Бу балигъ булмаганнар арасында хокук бозуга каршы көрәш, шулай ук укучылардан акча таләп итү буенча кисәтү чараларының берсе, дип ассызыклады ул.
Бу тартмаларны милиция хезмәткәре һәм уку йорты директоры гына ача ала.
“Кешеләр безгә мөрәҗәгать итәргә курыкмасыннар һәм тиешле чаралар күрелмәячәк дип уйламасыннар”, - диде Лариса Осипова.

news_right_1
news_right_2
news_bot