Татарстан Удмуртиягә 544 тонна бодайны фуражга озаткан
Чимал “Балезинский” спирт заводы” ҖЧҖ кә сатылган
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан 544 тонна бодайны Удмуртиягә фуражга озаткан. Чимал “Балезинский” спирт заводы” ҖЧҖ нә сатылган, дип хәбәр ителә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсенең рәсми сайтында.
Йөк Куйбышев тимер юлының “Нурлат” станциясендә тикшерү узган.
Моннан тыш, Татарстанның Ютазы районы “Ютаза” станциясендә шул ук республикага 3019 тонна фураж ашлыгы төялгән 46 вагон каралган һәм озатылган. Фураж өчен бодай “Вараксино” кошчылык фабрикасы ҖЧҖ, “Глазовский комбикормовый завод” ҖЧҖ һәм Можга элеваторы өчен тәгаенләнгән.