news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан уңышында Сингапурда алган тәҗрибәнең өлеше зур - Рөстәм Миңнеханов

ТР Президенты Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында дәүләт-шәһәрнең эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты

 (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Сингапурның икътисад һәм социаль өлкә, дәүләт идарәсендәге тәҗрибәсе соңгы берничә елда Татарстан үсешенә шактый йогынты ясаган. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларындагы эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашу барышында белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашуны ачып, ТР Президенты, иң беренче чиратта, анда катнашучыларга республикага игътибарлар күрсәткәннәре  өчен рәхмәт белдерде. "Татарстан - РФнең  әйдәп баручы төбәкләренең берсе. Республика уңышларында без Сингапурда алган тәҗрибәнең дә өлеше зур", - диде Р.Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Сингапурда ул һәр эштәге уңышның нигезе кешеләр булуга инанган. "Сингапурның өстенлеге шунда, биредә көндәшлеккә сәләтле кешеләр чыгарлык мохит булдырылган, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.  - Без сездән күп нәрсәгә өйрәндек һәм бу матур сүзләр генә түгел: Татарстанның барлык министрлык, ведомство, муниципаль берәмлек башлыклары биредә укыды", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Сингапур - хезмәт итәргә, системалы эшләргә кирәклекнең ачык мисалы һәм бу нәтиҗә дә бирә", - дип йомгаклады үз чыгышын Татарстан Президенты.

Очрашуда ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы Линар Якупов республиканың инвестиция куәтен чагылдырган  чыгыш ясады. Үз чиратыныда, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казан янында төзелә торган Иннополис турында сөйләде һәм Сингапур компанияләрен әлеге ИТ-шәһәрнең мөмкинлекләренә игътибар итәргә өндәде.              

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100