news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан уңышларына багышланган яңа сайт эшли башлады

Ул “Президент белән бергә!” инициатив төркеме ярдәмендә булдырылган

 (Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүгеннән Татарстанның уңышлары белән яңа сайтта — dostizhenia.ru да танышырга мөмкин булачак. Аны “Президент белән бергә!” инициатив төркеме булдырган. “Сәләт” йортында аны тәкъдим итү чарасы булды. Сайтта исә республиканың яңа технологияләр, спорт, мәдәният һ.б. өлкәләрдә ирешкән уңышлары, танылган кешеләре хакында мәгълүмат алырга мөмкин. 

Сайтка керүгә төп биттә: “Лидерлык һәм үсеш”, “Инновацион Татарстан”, “Белемле Татарстан”, “Икмәкле Татарстан”, “Интеллектуаль Татарстан”, “Сәләтле Татарстан”, “Уңайлы Татарстан”, “Спортчан Татарстан”, “Кунакчыл Татарстан” дигән сылтамалар барлыкка килә. Сайтны ясаучылар белән элемтәгә керү өчен сылтама да урнаштырылган. Аның аша кереп, сайттан файдаланучы үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерә ала.

dostizhenia.ru дан файдаланучылар арасында 6 сентябрьгә кадәр конкурс игълан ителә. Анда катнашу өчен Татарстанда яшәүче һәр кеше, теләсә кайсы өлкәдә үзенең уңышлары хакында язып, фотосурәтен җибәрергә тиеш. Конкурсның нигезләмәсе яңа эшли башлаган интернет сайтта шул көннәрдә барлыкка киләчәк. Җиңүчеләр атнага 1 яки 10 көнгә 1 тапкыр игълан ителә. Аларны бүләкләү һәм уңышлары тарихын сайтта урнаштыру күздә тотыла.

ТР Дәүләт Советы депутаты, инициатив төркем әгъзаларының берсе Ксения Владимирова сүзләренчә, әлеге сайт теләсә кайсы категория файдаланучылар өчен булдырылган. Аның аша Татарстан турында кыска, әмма аңлаешлы телдә язылган тулы мәгълүмат алырга мөмкин.

Киләчәктә сайтның татар телендәге варианты да барлыкка киләчәк, дип ышандыра “Гражданлык җәмгыяте” ТР төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Игорь Бикеев.

news_right_1
news_right_2
news_bot