news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан уҗымнар һәлак булудан килгән зыянны кайтару карарын көтә

Уҗымнар Һәлак булудан 1,6 млрд сум күләмендә зыян килгән, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспертизасы 1,4 млрд сумны расланган.

Татарстан уҗымнар һәлак булудан килгән зыянны кайтару карарын көтә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан уҗым культуралары һәлак булудан килгән зыянны кайтару буенча Россия Хөкүмәте карарын көтә. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта әйтте.

“Явым-төшем җитмәгәнлектән, язга 218 мең гектар көзге культуралар һәлак булган иде”, - диде министр. Уҗым мәйданнары барлыгы 577,6 мең гектар мәйданда игелгән.

Һәлак булган мәйданнар аркасында, 1,6 млрд сум күләмендә зыян килгән. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспертизасы белән аның 1,4 млрд сумы расланган.

“Бүген аграрийлар өчен иминиятләштерү отышлы. Татарстанда 75,6 мең гектар уҗым культуралары иминиятләштерелгән (6 процент). Дәүләт агроиминиятләштерү буенча чыгымнарның 95 процентын компенсацияли”, - диде Марат Җәббаров. Ул бу мәсьәлә буенча министрлыкта аңлату эшләре үткәрелүен әйтте.

“Һава торышы яхшы булуын көтәбез. Чәчкән орлыклар яхшы шытып чыкты”, - диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100