news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан тхэквондочылары «Россия студентлар лигасы Кубогы»нда ике алтын медаль яулаган

Татарстан тхэквондочылары «Россия студентлар лигасы Кубогы»нда ике алтын медаль яулаган
Фото: ТР тхэквондо федерациясе

Татарстанның «Динамо» бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте һәм Чаллы дәүләт педагогика университеты вәкилләре «Россия студентлар лигасы Кубогы – 2025» тхэквондо буенча бөтенроссия ярышларында ике алтын, бер көмеш һәм бер бронза медаль яулады.

Турнир Мәскәү өлкәсенең Комягино шәһәрендә узды. Татарстан җыелма командасының нәтиҗәләре:

Захар Басов (54 килограммга кадәр авырлык категориясендә) - 1 урын

Даниил Жданов (74 килограммга кадәр авырлык категориясендә) - 1 урын

Анастасия Погорелова (53 килограммга кадәр авырлык категориясендә) - 2 урын

Эмиль Алиев (80 килограммга кадәр авырлык категориясендә) - 3 урын

«Гомумкоманда зачетында 3нче урын яуладык. Безнең җыелма команданың барлык спортчылары да турнирга килә алмады. Хәзерге вакытта төп спортчылар дөнья һәм Европа беренчелегенә әзерләнә», – диде «Татар-информ» журналистына Татарстан Республикасының тхэквондо буенча җыелма командасы баш тренеры Сергей Титкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot