Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан турында фильм Кабулда «Россия һәм Ислам дөньясы» конференциясендә күрсәтеләчәк
13 августта Кабулда узачак «Россия һәм Ислам дөньясы» конференциясен оештыручылар үтенече буенча Татарстан турында документаль фильм күрсәтеләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул катнашучыларны республикада исламның тарихи-мәдәни мирасы һәм үсеше белән таныштырачак.
«Россия һәм Ислам дөньясы» конференциясе Кабулдагы Рус йортында узачак. Ул хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу өчен эксперт бергәлеген, эшлекле даирәләрне һәм яшьләрне берләштерергә тиеш.
Видеоконференция элемтәсе форматындагы чарада Россиянең һәм Әфганстанның танылган галимнәре, бизнес һәм җирле җәмгыять вәкилләре, ике илнең югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары, шулай ук Әфганстанның татар җәмгыяте вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Хәзерге вакытта 2 меңнән артык кеше катнашырга теләк белдереп гариза җибәргән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз