news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан туристы Хакасиядә һәлак булган

33 яшьлек ир-ат йөри торган урында таудан кар ташкыны ишелеп төшә.

(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ"). Хакасиягә Татарстаннан килгән 33 яшьлек турист ир-ат һәлак булган. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

Кичә көндез Приисковое авылы янында таудан кар ташкыны ишелеп төшә. Татарстан туристы шушы тирәдә снегоходта йөри торган була. Шуннан соң аны турбаза хезмәткәрләре һәм башка ял итүчеләр эзли башлый.

33 яшьлек ир-атның мәетен коткаручылар килгәнче табып алалар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot