Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан туристларының кайсы курортлардан Covid-19 йоктырып кайтуы билгеле
Коронавирус инфекциясенең күпчелеген Краснодар крае курортларыннан алып кайталар.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина республикадан ялга баручылар коронавирус инфекциясен йоктырып кайта торган илләрне һәм Россия курортларын атады. Бу хакта ул «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Узган атнада Россия курортларыннан коронавирус йоктырып кайтуның өч очрагы теркәлде. Атна дәвамында барлыгы читтән килгән 12 очрак расланды. Шулай итеп, җәйге чорда читтә коронавирус йоктырып кайтуның 9 очрагы булды. Вирус Россия курортларыннан кайтучыларда һәм Төркиядән кайткан бер кешедә ачыкланды», — диде Любовь Авдонина.
Ул 9 очракның дүртесе Кырымнан (икесе Ялтадан, берешәр очрак Алушта һәм Симферопольдән кайткан), өчесе Краснодар краеннан (Сочидан өчәү, Анападан берәү) кайтучыларда һәм берсе Төркиядән кайткан кешедә ачыкланганын әйтте.
Алдарак «Татар-информ» узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 30 яңа очрагы ачыклануын язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз