news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан туристлары өчен Телеграмда мәгълүмат каналы ачылган

«Татарстан — туристлар өчен мәгълүмат» каналында республика кунакларының сорауларына җавап бирәчәкләр.

(Казан, 1 июнь, 'Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Телеграмда «Татарстан — информация для туристов» («Татарстан — туристлар өчен мәгълүмат») дигән канал ачылган. Бу хакта Хөкүмәт йортында Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.

«Казанда һәм Татарстанда кызыклы урыннар күп. Һәр ноктага бары җитү, аның турында мәгълүмат табу өчен вакыт сарыф ителә. Кешеләр кемгә шалтыратырга, кайсы сайтка керергә белми. Күптән түгел без „Татарстан — информация для туристов“ дигән Телеграм-канал ачтык. Анда теләгән һәр кеше үзенә кирәкле мәгълүмат ала ала. Шулай ук, сорау да юлларга мөмкин, якын арада аңа җавап бирәчәкләр», — диде ул.

Республика кунаклары һәм татарстанлылар теге яки бу чараның узу урыны, анда бару ысуллары, сайтлары турында һ.б. сорауларга җавап табарга була.

«Россия һәм Татарстанда ял итү өчен сайлау мөмкинлеге бар. Бәяләр кулай, юнәлешләр төрле. Җәй айларында сәяхәт итеп калырга, вакытны актив уздырырга киңәш итәм, — диде комитет рәисе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100