news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан туристларны җәлеп итү буенча Россиянең иң популяр төбәкләренең беренче унлыгында

250 мең чит ил кешеләрен исәпкә кертеп, үткән ел Татарстанда 2,9 миллион турист булып киткән.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). 2016 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан туристларны җәлеп итү өлкәсендә иң популяр Россия төбәкләренең беренче унлыгына кергән. Рейтингны “ТурСтат” агентлыгы әзерләгән.

Татарстан Республикасы – алтынчы баскычта. Аңа кадәр урыннарны, Краснодар крае, Мәскәү өлкәсе, Кырым, Владимир һәм Приморье өлкәләре бүлешкән. Үткән ел Татарстанда, 250 мең чит ил кешесен исәпкә кертеп, 2,9 млн. турист булган. 2015 ел белән чагыштырганда, сәяхәтчеләр саны 7 процентка арткан.

Шәһәрләр арасында шундый ук рейтингта, Казан дүртенче урынны алган. Шулай итеп, ул Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи шәһәрләреннән генә калышкан.

Әлеге рейтинг 2017 елның 9 февраленә кадәр төбәк администрацияләре һәм чит ил турист офисларыннан алынган мәгълүмат буенча төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100