Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан-Тунис эшлекле форумын уздыру көтелә
Рөстәм Миңнеханов X халыкара икътисадый саммитында Тунис Дәүләт секретаре Хатем Фәрдҗани белән очрашты.
(Казан, 11 май, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов X халыкара икътисадый саммитында Тунис Тышкы эшләр министрлыгының икътисадый дипломатия буенча Дәүләт секретаре Хатем Фәрдҗани белән очрашты. Очрашуда яклар Татарстанга сентябрь аенда Тунис бизнес даирәләре делегациясе килүе турында килештеләр. Моннан тыш Татарстан-Тунис эшлекле формы уздырылачак. Бу хакта республика җитәкчесенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Россиядә Тунис илчесе Мөхәммәт Али Шихи катнаштылар.
Хатем Фәрдҗани Рөстәм Миңнехановка Тунис Хөкүмәте исеменнән Казан саммиты уңышлы үтүен теләде. Шулай ук Россия-Тунис мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Тунис багланышларын үстерү кирәклеген билгеләде.
Рөстәм Миңнеханов элемтәләрне ныгыту буенча эшләр планы төзеләчәге турында хәбәр итте. Шулай ук очрашуда яклар Татарстанга сентябрь аенда Тунис бизнес даирәләре делегациясе килүе турында килештеләр. Моннан тыш Татарстан-Тунис эшлекле формы уздырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз