Татарстан тулысынча электр уты белән тәэмин ителгән
Бүген республиканың 23 торак пункты утсыз калган
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 10.40 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан тулысынча электр уты белән тәэмин ителгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, бүген төнлә 5 муниципаль районның 23 торак пунктында электр уты беткән, шулай итеп, 5541 кеше утсыз калган.
9.00 сәгатьтә 8 торак пунктта ут булмаган: 1656 кеше һәм 312 бала яши торган 743 йорт, шулай ук Яшел Үзән һәм Түбән Кама муниципаль районнар территориясендә 2 социаль объект.