Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай районында полиция бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде
Владимир Елисеев элек Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге башлыгы урынын биләгән иде.
(Чаллы, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Бүген Татарстанның Тукай районында эчке эшләр бүлеге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Ул элек Нурлат районы буенча полиция бүлеге башлыгы урынын биләгән Владимир Елисеев булды. Бу хакта республиканың Тукай районы хакимияте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Владимир Елисеев 1971 елда Татарстанның Аксубай районында туган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1995 елда Чаллының Новгород эчке эшләр бүлекчәсендә милиция участок инспекторы ярдәмчесе вазифасында башлый, 1 нче номерлы «Автозавод» полиция бүлеге башлыгы булып эшләгән. Соңгы ел ярым дәвамында Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Нурлат районы буенча бүлеген җитәкләде.
Шәхси составның яңа башлыгын ТР Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов тәкъдим итте. Ул Елисеевка һөнәри өлкәдә уңышлар теләде һәм соңгы вакытта Тукай районы эчке эшләр бүлегендә булган оператив-хезмәт эшчәнлегендә алдынгы урыннарны искәртте.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Тукай районы эчке эшләр бүлегенең элеккеге җитәкчесе мәктәптә митингны тарату репетициясе белән булган инциденттан соң үз вазифасыннан азат ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз