news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстан — туган йортыбыз» фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды

Фестивальнең гала-концерты 4 ноябрь көнне Казанның "Пирамида" мәдәният-күңел ачу комплексында узачак.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Сарманда «Татарстан — туган йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең соңгы зона сайлап алу туры үтте. Чарада 30 дан артык аерым башкаручы һәм коллективлар чыгыш ясады.

Әлеге сайлап алу турында республикабызның Минзәлә, Азнакай, Сарман, Мөслим, Зәй һәм Әлмәт районнарыннан килгән артистлар катнашты.

Жюри әгъзалары 4 ноябрь көнне Казанның «Пирамида» мәдәният-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта катнашу өчен иң әйбәт чыгышларны сайлап алачак.

Фестивальнең төп максаты — Татарстанда яшәүче халыкларның үзара рухи байлыгын һәм бердәмлеген ныгыту, республиканың күпмилләтле мәдәниятын саклау, үстерү һәм популярлаштыру, дип хәбәр итә Татарстан халыкларының Дуслык йорты мәгълүмат үзәге.

news_right_1
news_right_2
news_bot