news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан туган як тарихы буенча дәреслек булдырачак

Татарстан туган як тарихы буенча дәреслек булдырачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Лаеш районының Усад авылындагы «Инноватика» күппрофильле лицеенда үткән ТР Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар өлеше «Мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр» дип аталды. Биредә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстанда туган як тарихын өйрәнү буенча дәреслекләр әзерләнүен хәбәр итте.

«Уку елының 1 сентябреннән тарих фәне программасының эчтәлеге яңартыла – «Туган төбәк тарихы» өлеше белән тулыландырыла. Тарихи агарту һәм гомумроссия гражданлык тәңгәллеген ныгытуда мәктәпнең актуальлеге «Россия Федерациясенең тарихи агарту өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында» Россия Федерациясе Президенты Указында билгеләнгән. Республика 5-7 сыйныфлар өчен «Туган төбәк тарихы» курсы буенча дәреслек эшләячәк Россия субъектлары исемлегенә керде», – дип белдерде Илсур Һадиуллин киңәшмәдә.

Министр ассызыклавынча, пилот проект балаларның туган як тарихын һәм аның этномәдәни традицияләрен өйрәнүгә кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән. Дәреслекләрне эшләү министрлык тарафыннан Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университеты белән берлектә алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100