news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Түбән Новгородта «Профессионаллар» чемпионаты финалында катнаша

27 майдан 1 июньгә кадәр Түбән Новгородта һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы уза. Бу ил икътисады үсешенең стратегик бурычларын хәл итү өчен экспертларны, бизнес һәм дәүләт вәкилләрен берләштерүче Бөтенроссия чемпионат хәрәкәтенең төп вакыйгасы, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Финал Федераль һөнәри белем бирү технопаркы базасында узачак. Төп яшь категориясендә 12 компетенция буенча ярышачаклар, шуның тугызында Татарстан Республикасы катнаша.

Чемпионатның ябылу һәм бүләкләү тантанасы 1 июньдә булачак. Төп ярыш 28-31 май көннәрендә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot