news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан травматологлары балаларны “ледянка” һәм “плюшка”ларда шудыруны тыярга куша

Казан дәүләт медицина академиясе эксперты балаларны “ледянка” һәм “плюшка”ларда шудыру умыртка баганасы сынуга китерергә мөмкин, дип саный.

Татарстан травматологлары балаларны “ледянка” һәм “плюшка”ларда шудыруны тыярга куша
Султан Исхаков

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Балаларны таудан “ледянка” һәм “плюшка”ларда шудыруны тыярга кирәк, алар белән шуу сәламәтлек өчен куркыныч. Популяр кышкы тау шуулар умыртка баганасы сынуга китерергә мөмкин, дип кисәтте Казан дәүләт медицина академиясенең травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире Игорь Панков “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

“Бу бик җитди проблема. Балаларны “ледянка” һәм “плюшка”ларда шудыру умыртка баганасы сынуга китерергә мөмкин, күп кирәкмени балага? Ул аларда утырганда умыртка баганасы йомшарган була. Җәрәхәт алу өчен бер бәрелү җитә. Шуңа да андый шууларны тыярга кирәк”, - дип җиткерде эксперт.

Игорь Панков аңлатуынча, ледянкада шуганнан соң баланың күкрәк өлешендәге умыртка баганасында авыртулар барлыкка килә. Ата-аналар моңа игътибар итмәскә мөмкин.

“Хәзер ледянкалар урынына "плюшка"лар барлыкка килде, бу бик куркыныч нәрсә. Аларны тыярга кирәк. Баштан балада авырту, арганлык барлыкка килә. Беренче көнне үк беркем дә табибка мөрәҗәгать итми. Кагыйдә буларак, балада беръюлы 2 - 4 умыртка сөяге сына”,  дип өстәде Казан дәүләт медицина академиясе вәкиле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100