news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан трассасындагы юл чатында ике йөк машинасы бәрелешкәндә өч кеше имгәнгән

Юл һәлакәте бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Татарстанның Әлмәт районында булган.

Татарстан трассасындагы юл чатында ике йөк машинасы бәрелешкәндә өч кеше имгәнгән
очевидцы

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан трассасында ике йөк машинасы юл чатын бүлешә алмаган, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Әлмәт районында Миңнебай – Чупай юл чатында «ГАЗ» фургоны һәм HOWO үзбушаткычы бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә үзбушаткыч арбасындагы әйберләр юлга чәчелгән, йөк автомобиле исә кюветка төшеп киткән.

«Урынга тиз арада табиблар һәм коткаручылар килде. Башлангыч мәгълүматларга караганда, өч кеше зыян күргән», - дип искәртте шаһитлар.

Авариянең сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100