news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан трассасында юл һәлакәтендә бер бала үлгән, алты кеше имгәнгән

Бүген көндез Татарстанның Мөслим районында Мөслим – Иске Сәет трассасында юл-транспорт һәлакәте булды.

Республика Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, Volkswagen машинасының 56 яшьлек йөртүчесе төп юлдан бара торган KIA маркалы җиңел машинага юл бирмәгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә KIA машинасындагы 9 яшьлек кыз һәлак булган. Шулай ук KIA машинасындагы йөртүче һәм бер пассажир, Volkswagen машинасындагы дүрт кеше төрле травмалар алган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә илткәннәр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100