news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан трассасында мотоциклчы трактор тагылмасына бәрелеп һәлак булган

Кичә Татарстанның Актаныш районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Хокук саклаучылар әйтүенчә, Актаныш – Пучы трассасының 5 нче чакрымында 39 яшьлек Honda мотоциклы йөртүчесе, куркынычсыз тизлекне сайламыйча, «МТЗ-82» тракторы тагылмасына очып кергән. Һәлакәт нәтиҗәсендә мотоциклчы урында ук үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot