news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан трассасында «Лада гранта» фура астына кергән, йөртүчесе һәлак булган

Татарстанның Аксубай районындагы трассада юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә. Фотодан күренгәнчә, «Лада гранта» автомобиле фура астына кереп киткән. Урынга ашыгыч хезмәтләр килгән.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, «Лада» йөртүчесе урында ук һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot