news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан трассасында «КАМАЗ» белән бәрелешкән җиңел машина йөртүчесе һәлак булган

Бүген, 14 октябрьдә, Татарстанның Зәй районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Changan автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан. Бу вакытта чит ил машинасы «КАМАЗ»га килеп бәрелгән.

Җиңел машина йөртүчесе автомобильдән очып чыккан һәм һәлак булган, ә автомобиле янган. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot