news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан трассасында җиңел машина һәм вахта автобусы бәрелешкән, бер кеше үлгән

Бүген Татарстанның Аксубай – Федоровка автомобиль юлында 6.50 сәгатьтә юл-транспорт һәлакәте булган. «Лада» маркалы җиңел машина һәм вахта йөртә торган «ГАЗель» микроавтобусы кара-каршы бәрелешкән. Фаҗигадә бер кеше үлгән.

Беренчел мәгълүматлардан аңлашылганча, җиңел машинаның йөртүчесе автомобиль белән идарәне югалткан һәм каршы якка чыккан, анда автобус белән бәрелешкән. Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ»га шул турыда  хәбәр иттеләр.

«Авариядә 48 яшьлек җиңел автомобиль йөртүчесе урында ук һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәте вакытында вахта микроавтобусында җиде кеше булган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән. Авариянең сәбәпләре ачыклана», - дип сөйләделәр Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100