Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан трассасында ике «Жигули» бәрелешкән - ике шофер да хастаханәдә
Юл һәлакәте кичә иртән Әлмәт–Азнакай автомобиль юлының 40нчы километрында булган.
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстанның Азнакай районындагы трассада ике «Жигули» бәрелешкән, ике шоферны да хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
«Кичә 6.45 сәгатьтә Әлмәт – Азнакай трассасының 40нчы километрында 7нче модельле «Жигули» автомобилен йөртүче 30 яшьлек ир-ат, башлангыч мәгълүматларга караганда, тиешле дистанция сакламаган һәм 7нче модельле «Жигули» автомобиле белән бәрелешкән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Нәтиҗәдә, төрле тән җәрәхәтләре алган ике шоферны да хастаханәгә озатканнар. Аларның берсе исерек булган дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз