news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан трассасында ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән

Кичә кич Казан – Малмыж трассасында «Лада» автомобиле, каршы як полосага чыгып, «Опель» белән бәрелешкән.

Татарстан трассасында ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән
очевидцы

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан трассасында ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 19.00 сәгатьтә Казан – Малмыж трассасының 22нче чакрымында 12нче модельле «Лада» автомобилен идарә итүче 35 яшьлек ир-ат, каршы як полосага чыгып, 27 яшьлек ир-ат «иярләгән» «Опель» машинасы белән бәрелешкән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, «Лада» автомобиленең йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Ир-атны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100