Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан трассасында өч җиңел машина бәрелешкән, өч кеше зыян күргән
Авария республиканың Түбән Кама районында Казан-Оренбург трассасында булган.
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда өч кеше юлда өч җиңел машина бәрелешендә зыян күргән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итә.
Билгеле булганча, Казан-Оренбург трассасының 190нчы чакрымында республиканың Түбән Кама районында өч җиңел машина бәрелешкән.
Шаһитлар сүзләренә караганда, 10нчы модель «Лада» машина йөртүчесе идарәне үти алмаган һәм «Лада Калина»га барып бәрелгән, ә ул аннан соң каршы як полосага чыгып, «Ауди»га бәрелгән.
10нчы модель «Лада» машинасын йөртүче 53 яшьлек ир-ат, аның 17 яшьлек пассажиры, шулай ук чит ил машинасындагы 11 яшьлек пассажир кыз төрле имгәнүләр алган. Табиблар аларга урында ярдәм күрсәткән һәм хастаханәгә беркемне дә алып китмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз