news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан трассалары автобуслар һәм зур йөк машиналары өчен яңадан ачылды

Юлларны вакытлыча ябу һава торышы начараюга бәйле иде.

Татарстан трассалары автобуслар һәм зур йөк машиналары өчен яңадан ачылды

(Казан, 1 февраль, «татар-информ»). Татарстан трассаларында автобуслар һәм зур йөк машиналары өчен хәрәкәт яңадан ачылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» МА «Волго-Вятскоуправтодор» матбугат хезмәтендә.

Кичә һава торышының начараюы аркасында республика буенча трассалар вакытлыча ябылды.

Бүген төнлә М-7 Мәскәү — Уфа, Р-241 Казан — Ульяновск, Р-239 Казан — Оренбург, А-295 Йошкар-Ола — Яшел Үзән, А-151 Цивильск — Ульяновск-Ульяновск трассалары буенча хәрәкәт яңартылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100