Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан транспортчылары Россия коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша
Татарстан транспортчылары Россия коллегалары белән тәҗрибә уртаклаша
(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). 22 декабрьдә Түбән Камада "Горэлектротранспорт" предприятиесе базасында Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе үтәчәк, биредәге хезмәткәрләр кунаклар белән тәҗрибә уртаклашырга, шулай ук ташламаларны акчага әйләндерү шартларында киләсе елга планнар турында сөйләргә ниятли.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре хәбәр итүенчә, һәр ай нәтиҗәләре буенча яхшы керем алучы Түбән Каманың предприятиесе уңышы күп кенә факторларга бәйле. Барыннан да элек, биредә акча эшли беләләр. Контроль хезмәте шулкадәр яхшы эшли ки, пассажирларның троллейбус яки трамвайда бушлай бару дигән уй башларына да килми. Предприятиедә табылган акчаның төп өлешен предприятиене үстерү, техник җиһазландыру өчен тоталар. Мәсәлән, һәр йөртүче предприятиедән кәрәзле телефон алган, алар төрле вакытта диспетчер хезмәте белән элемтәгә чыга ала. Транспортчыларны иртәге көн куркытмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз