news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан транспортчылары Рөстәм Миңнехановтан югалган керемне компенсацияләүне сорый

Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясендә республика бюджетыннан максатчан ярдәм күрсәтүне һәм предприятиеләрнең югалткан керем өлешен каплауга субсидия сорыйлар.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»).Татарстанның пассажир ташучылары ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка коронавирус аркасында туган вазгыятьтә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

«Ассоциациягә керүче барлык ташучылар Татарстан территориясендә коронавирус инфекциясен профилактикалау чаралары турында Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте карарларын хуплый», диелгән Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясенең «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә республика җитәкчесенә мөрәҗәгатендә.

Хат авторлары сүзләренчә, предприятиеләр хезмәткәрләр һәм пассажирлар арасында вирус йоктыру куркынычын минимальләштерү өчен барлык таләпләрне һәм күрсәтмәләрне үти. Хезмәткәрләр шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән, автобусларда дезинфекция үткәрелә.

«Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, пассажирлар агымы кимү аркасында транспорт предприятиеләренең керемнәре берничә тапкырга төшкән. Чыгымнар беркая да китмәде бит», — дип яза мөрәҗәгать авторлары.

Алар предприятиеләр коллективларын, шулай ук әлеге катлаулы хәлдә предприятиеләр үзләрен саклап кала алсын өчен республика бюджетыннан максатчан ярдәм күрсәтүне сорыйлар. Шулай ук пассажирларны ташучылар автотранспорт предприятиеләре өчен 2021 елның 1 гыйнварына яки вазгыять тотрыкланганчыга кадәр коммуналь түләүләр кичектерүне сорый.

Хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләү өчен 0 процентлы кредит бирүне, лизинг компанияләре һәм кредит оешмалары тарафыннан түләүләрне (лизинг яки кредит каникулларын) 2021 елның 1 гыйнварына кадәр кичектерүне һәм салым түләүләре һәм иминият кертемнәре буенча түләүләрне кичектерүдә ярдәм итүне үтенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100