news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан транспортчылары откан, ә юл салучылар, киресенчә, оттырган

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Тыгин министрлык коллегиясе утырышында шушы һ.б. мәсьәләләргә тукталды

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел 7 айда Татарстан автотранспорт предприятиеләре (шуңа кече предприятиеләр һәм коммерцияле нигездә йөк ташу белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр дә керә) 17073,1 мең тонна йөк ташыган (былтыргы 7 айдагының 88,2 проценты) һәм “йөк әйләнеше” 1497,7 млн. тонна км (89,3 процент) тәшкил иткән.  Гомуми кулланылыштагы маршрутлар буенча коммерция нигезендә пассажир ташу белән шөгыльләнгән автотранспорт предприятиеләре 243,6 млн. пассажирга хезмәт күрсәткән һәм “пассажир әйләнеше” 2570,2 млн.пасс.км тәшкил иткән. Моннан тыш, республиканың елга транспорты белән 787,2 мең кеше юлга чыккан һәм “пассажир әйләнеше” 36,1 млн.пасс.км чамасы булган. Бүгенгә республика юлларының 40 проценты ремонтланып бетмәгән.

 

Шушы вакыт эчендә республика транспорт предприятиеләрендә айлык хезмәт хакы уртача 17850 сум тәшкил иткән, автомобиль юллары төзелеше өлкәсендә - 19533 сум. Узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда, транспортчылар 8,2 процентка откан, ә юл салучылар, киресенчә, 1,2 процентка оттырган булып чыга. Гомумән, Татарстан буенча шушы 7 айда уртача хезмәт хакы “Татарстанстат” тарафыннан 14723 сум дип игълан ителгән иде, бу исә былтыргыдан 2,9 процентка югарырак.

 

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Тыгин бүген министрлык коллегиясенең транспорт комплексы белән кризиска каршы идарә итү мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән 35 нче утырышында ясаган докладта шундый саннар китерде. Докладчы сүзләренчә, юл эшләренә барлык программалар буенча быел дәүләт бюджеты тарафыннан 12,1 млрд. сум (шуның 8,07 млрд. сумы республика бюджетыннан, калганы – федераль бюджеттан) күләмендә акча каралуын искәртеп, моның узган елдагыдан 1,7 млрд. сумга кимрәк булуын белдерде. Быел пассажир транспортыннан файдаланучылар арасында ташламаларга ия гражданнарны ташыган өчен чыгымнарны каплауга федераль һәм республика бюджетларыннан 335 млн. сумнан артык акча бүленгән, һәм әлеге сумма 2008 елдагыдан 27 процентка зуррак.    

   

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100