Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Зәй малаеның Яңа ел теләген үтәде
Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Зәйдә яшәүче 8 яшьлек Максим Ежковның Яңа ел хыялын чынга ашырды. Фәрит Хәнифов һәм район башлыгы Разиф Кәримов Ежковлар фатирында булып, әлеге гаиләне Яңа ел бәйрәме белән котлады, бүләкләр тапшырды. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.
Әлеге гаиләдә өч бала үсә. Викага – 12, Настяга – 10, Максимга 8 яшь. Һәр баланың үз шөгыле бар. Вика гитарада уйный, җиңел атлетика һәм гимнастикага йөри. Настя һәм Максим сәнгать мәктәбендә шөгыльләнәләр, рәсем ясыйлар һәм шахмат уйныйлар. Икесе дә шахмат буенча шәһәр турнирларында призлы урыннар алганнар.
Максим да, кызлар да дәүләт хезмәтләре порталында «Теләкләр чыршысы»на хат юллаган булган. Максим Кыш бабайдан тәгаен генә нинди бүләк алырга теләвен язмаган. Ә аның хатын чыршыдан Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов алган һәм Ежковларга шалтыратып, Максимның нинди бүләк турында хыяллануы турында белешкәннәр. Малай бүләккә зур лего (Lego) алырга теләвен әйткән. Һәм министр әлеге бүләкне малайга үзе өйләренә килеп тапшырырга карар иткән.
«Мин сезнең хыялларыгызның чынга ашуын, сәламәт, бәхетле булуыгызны телим. «Теләкләр чыршысы»нда шулай ел да катнашыгыз. Бәлки, киләсе елга кызларга да бәхет елмаер», - дип балаларны бәйрәм белән котлады министр һәм аларның барысына да бүләкләр тапшырды.
Район башлыгы Разиф Кәримов та балалар янына бүләкләр белән килгән иде. Ул аларның нәрсә белән шөгыльләнүләре, ничек укулары белән кызыксынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз